Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Ә түләргә барыбер туры киләчәк...

Бөгелмә шәһәр судының ачык утырышында гражданин Б.ның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычларын түләтү турындагы эш каралды.

ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте.
Найм килешүе нигезендә яшәүче квартир хуҗасы, коммуналь хез-мәтләрдән файдаланса да, озак вакыт алар өчен түләмәгән. 2014 елның август аена инде аның 97 638 сум 68 тиен бурычы җыелган. Ай ахырында дәгъвачы җавап тотучыга үз дәгъвасын юллый, әмма квартир хуҗасы бурычын түләми. Соңрак, таләпләрне тәгаенләп, торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурыч суммасын 84 702 сум 96 тиен дип билгелиләр.
Суд утырышында дәгъвачы вәкиле үз таләпләрен яклады. Ә менә җавап тотучы судка килмәгән иде, чөнки теркәлү урынында яшәмәгәнлектән, аңа хәбәр җибәрелмәгән. РФ Гражданлык-хокукый кодексының 50 нче маддәсе нигезендә җавапка тартылган гражданинның адвокаты, җавап тотучының позициясен белмәү сәбәпле, дәгъваны танымады.
Утырышта катнашкан затларның дәлилләрен тыңлагач, барлык материалларны өйрәнгәч, суд Б.дан 84 702 сум 96 тиен бурычны түләтү турында Торак-милекчеләр ширкәте (ТСЖ) файдасына карар кабул итте.
Шулай ук 2 741 сум 09 тиен дәүләт пошлинасын да Б. түләргә тиеш.
Суд карары әле үз законлы көченә кермәгән, Бөгелмә шәһәр суды аша бер ай эчендә ТР Югары судына апелляция тәртибендә шикаять бирелә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса