Татарстанда "Мәк" оператив-профилактик операциясе дәвам итә. Бөгелмәдә наркоконтроль хезмәткәрләре үсемлек-наркотикларның зур күләмле партиясен кулга төшерделәр, аннан 2000 тапкырдан артык кулланырлык марихуана әзерләп буласы иде.
Наркополицейскийлар шикле кешене эш урынында тоткарлый. Ул Бөгелмә районы терлекләр фермаларының берсендә каравылчы булып эшли. Эш урыныннан ерак та түгел киндер җыеп, шунда ук киптереп, аннан "кайнатма" әзерли. Медицина тикшерүе тоткарлау вакытында аның үзенең дә наркотиклардан исергән хәлдә булуын күрсәтте.
Наркотик кулланучы бу затның наркотикларын саклаган бинаны тикшерү вакытында 1 килодан артык авырлыкта ике пакет марихуана һәм "доза" әзерләү өчен кирәк булган җайланмалар табылды.
Татарстан наркоконтроль хезмәте Бөгелмә районара бүлеге хезмәткәрләре закон бозучының күп күләмдә наркотиклар әзерләүдә гаепләнүен әйтә (РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче өлеше). Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, әлеге ир кеше наркотиклар кулланган өчен административ җавапка да тартылачак. Өстәвенә, суд аны диагностика үтеп, наркоманиядән дәваланырга мәҗбүр итәчәк. Баш тарткан очракта 30 тәүлеккә кадәр административ срок биреләчәк.
Хөрмәтле гражданнар! Сезнең "ышаныч телефоны"на шылтыратуларыгыз наркополицейскийларга әйтеп бетергесез зур ярдәм булып тора. Битараф булмаган шундый гражданнарның шылтыратулары нәтиҗәсендә, мәсәлән, Алабугада бакчачылык ширкәтләренең берсенең территориясендә үскән
2 килодан артык наркотиклы үсемлек юк ителде. "Мәк" операциясе барышында Татарстан наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 90 килограммнан артык наркотиклы үсемлек юк ителде, 85 җинаять эше кузгатылды, 52 кеше тоткарланды.
Гражданнарның һәм наркоконтроль хезмәткәрләренең вакытында тиешле чаралар күрә алуы нәтиҗәсендә авыр җинаятьләрне булдырмый калу, җинаятьчеләрне җавапка тарту мөмкинлеге туа.
Әгәр дә сез наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән, РФ наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсенең "ышаныч телефоннары"на шылтыратыгыз.
Республикабызда "ышаныч телефоннары" тәүлек әйләнәсенә эшли:
Казанда - (843) 273-43-45;
Әлмәттә - (8553) 45-26-94;
Бөгелмәдә - (85594) 4-22-50;
Алабугада - (85557) 3-97-70;
Яшел Үзәндә - (84371) 555-00;
Чаллыда - (8552) 56-29-50;
Түбән Камада - (8555) 39-17-69.
Конфиденциальлек гарантияләнә.
РФ наркотикларның законсыз
әйләнешенә контрольлек итү
федераль хезмәте ТР идарәсе
матбугат хезмәте.