Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстанда өч кеше шәхси йортта чыккан янгында янып үлгән

Бүген төнлә Әлмәт районының Колшәрип авылында янгын булган.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

Татарстанда өч кеше шәхси йортта чыккан янгында һәлак булган.

Бүген 101нче янгын сагы номерына төнге сәгать өчтә Әлмәт районының Колшәрип авылында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Чапаев урамында шәхси агач йортка ут капкан. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр йорт эчендә һәлак булган ир-ат мәетен тапкан. Ут тулысынча сүндерелгәннән соң икенче һәлак булган кешене һәм өченче мәетнең гәүдә кисәген табып алганнар.

Хәзерге вакытта һәлак булган ир-атларның шәхесләре билгеләнә. Янгын сәбәбе, шулай ук башка нечкәлекләр ачыклана. 

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса