Татарстанда бер кеше маляриядән вафат булган
Ул инфекцияне Занзибарда ял вакытында йоктырган.
Татарстанда 2020 елда маляриядән кеше үлеменең бер очрагы теркәлгән. Ул авыруны Занзибарда ял иткән вакытта йоктырган. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
«Татарстанда малярия белән авыруның 2 очрагы теркәлгән. Занзибардан килгән туристлар авыруны кыргый табигатькә сәяхәт вакытында йоктырган», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле.
Җамалиева сүзләренә караганда, үлгән кеше тирә-юньдәгеләргә, шул исәптән Казанга кайтканда самолет пассажирларына да зыян китермәгән, чөнки малярия кан суыручы бөҗәкләр аша гына йога.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа