Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Татарстан юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар салонда кысылып калган

Авария Азнакай районының Ирекле авылында булган.

Татарстан юлында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар машинада кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кич Азнакай районының Ирекле авылында «Киа» автомобиле «Шевроле» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Киа» кузовының алгы өлеше изелгән, «Шевроле» автомобилендә исә пассажирлар салон эчендә кысылып калган.

Авария нәтиҗәсендә «Киа»ның йөртүчесе һәм «Шевроле»ның ике пассажиры зыян күргән. Аларның барысын да Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса