Минзәлә муниципаль районында Хуҗәмәт авылында ике фатирлы шәхси йортта шартлау булган.
"Татар-информ«га «Газпром трансгаз Казан» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл турында хәбәр кичә 21:50 сәгатьтә килгән. Зыян күрүчеләр юк.
Булган хәлнең сәбәбе газ яки башка берәр нәрсә булган, хәзер белгечләр ачыклый. Билгеле булганча, йортта газ җиһазларын соңгы тикшерү 2025 елның 2 сентябрендә үткәрелгән.