Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Сулыкларны саклау турында яңа карар

РФ Су кодексының 3 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, сулыкларга кагылышлы законнарның төп принципларыннан берсе булып су объектларын саклау санала. Шуңа күрә дә РФ Хөкүмәте 2016 елның 5 февралендә "Җир өстендәге суларны саклау кагыйдәләре" турында карар кабул итте. Бу Кагыйдәләрдә дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, физик һәм юридик затлар...

 

РФ Су кодексының 3 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, сулыкларга кагылышлы законнарның төп принципларыннан берсе булып су объектларын саклау санала. Шуңа күрә дә РФ Хөкүмәте 2016 елның 5 февралендә "Җир өстендәге суларны саклау кагыйдәләре" турында карар кабул итте.

Бу Кагыйдәләрдә дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, физик һәм юридик затлар тарафыннан Россия Федерациясе территориясендәге сулыкларны саклауның бердәм гамәлләре тәртибе күрсәтелә. Атап әйткәндә, саклау вазифаларын башкарырга тиешле вазифаи затлар, чараларның исемлеге һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе, эшләрне планлаштыру һәм планлаштырган эшләрне башкару өчен җаваплылар билгеләнә.

Җир өстендәге суларны саклау кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек итү Су ресурслары федераль агентлыгына, шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсенә күзәтчелек итүче федераль хезмәткә һәм РФ субъектларының башкарма властена, суга мөнәсәбәтле өлкәләрдә вәкаләтле вәкилләргә йөкләнә.

Диана Юнысова, Бөгелмә шәһәр суды прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса