23 март 2016 яңалыклары
-
Пенсия фонды кабул итә
31 март көнне Пенсия фонды идарәсендә (Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 43) пенсия законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Гражданнарны Россия Пенсия фонды оешмасы ТР бүлеге управляющие урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Львовна Горюнова кабул итә. 2016 елның 28 мартына кадәр 3-85-96 телефоны аша, яисә клиентлар белән эшләү хезмәте начальнигы...
-
Кызыл Армия урамындагы парк турында фикерең булса, яз!
На официальном портале Бугульминского муниципального района у вас появилась возможность поделиться своим мнением о дальнейшем преображении Парка культуры и отдыха по Красноармейской и внести свои предложения по будущему благоустройству прибрежной зоны центрального городского водоема. Для этого необходимо пройти по ссылкам http://bugulma.tatar.ru/rus/blagoustroystvo-tsentralnogo-vodoema.htm и http://bugulma.tatar.ru/rus/blagoustroystvo-parka-po-ul-krasnoarmeyskoy.htm и ответить на вопросы.
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында.
-
Сулыкларны саклау турында яңа карар
РФ Су кодексының 3 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, сулыкларга кагылышлы законнарның төп принципларыннан берсе булып су объектларын саклау санала. Шуңа күрә дә РФ Хөкүмәте 2016 елның 5 февралендә "Җир өстендәге суларны саклау кагыйдәләре" турында карар кабул итте. Бу Кагыйдәләрдә дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, физик һәм юридик затлар...
-
Язмышлар язында
Татар мәдәният үзәгендә рәссам Илдус Насретдинов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Анда авторның 60тан артык рәсеме куелган. Картиналарның күбесендә пейзажлар: шәһәр урамнары, авыл гүзәлеге, сабантуй матурлыгы. Монна тыш, оста куллы автор, җылылык белән тулы рәсемнәренә нефтьчеләрне, ветераннарны төшергән. Күргәзмә ачу тантанасына, 18 март көнне, илдус Насретдиновны искә алырга аның каләмдәшләре, республиканың...
-
Үрентегә якты кирәк
Һәвәскәр бакчачыларның дәртләнеп-шатланып, зур өметләр белән эшкә керешкән чагы хәзер. Орлыкларны барлыйлар, бакчага кайсы культураны кайсы һәм күпме урынга утыртачагын планлаштыралар... Бүген үрентеләрне (рассадаларны)үзләре үстерүчегә якташыбыз, танылган бакчачы Франс ага Хәлилов үз киңәшләрен бирә. Орлык чәчеп, томат үрентеләрен үзләре үстерүче һәвәскәр бакчачыларның күбесе, алар исәбенчә "әлләни әһәмияте булмаган" бер ялгыш...
-
Чисталык буенча икеайлык старт ала
Кыштан соң традицион төстә әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән өмәләр, чистарту айлыклары, икеайлыклары үткәрелә. Быел икеайлык 1 апрельдән старт алачак. Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләргә чыгып оештырылган киңәшмәләрдә эш планы, алымнары билгеләнә. "Икеайлык кысаларында, беренче чиратта, яр буе...
-
Балалар рәсемнәре республика конкурсы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирүе турында язма гаризасын тапшырырга тиеш. Катнашучылар...