Районның өч фельдшер-акушерлык пунктында медицина җиһазлары җитәрлек булмавы ачыкланды
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура учреждение адресына сәламәтлек саклау турындагы закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә керткән.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Забугоровка, Зеленая Роща һәм Акбаш фельдшер-акушерлык пунктларында тикшерү үткәрде һәм әлеге ФАПларда җиһазландыру стандартлары үтәлмәвен ачыклады.
Прокурор тәэсире актын карау нәтиҗәләре буенча хастаханә 2025 елга медицина җиһазлары сатып алуны финанслау каралмаган һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Кабат тикшерү барышында югарыда күрсәтелгән хокук бозуларның бетерелмәве ачыкланган.
Прокуратура күрсәтелгән ФАПларда җиһазландыру стандартларын тиешенчә үтәүне тәэмин итү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia