Россия күзәтчелек комитеты Татарстан Республикасы идарәсе җаваплылыгы чикләнгән "Коммерческо-производственная фирма "Икар" җәмгыяте эшчәнлегенә мөнәсәбәттә, системалы күзәтчелек итү чарасы буларак, планлы тикшерү уздырды.
Фирма агымдагы елның 4 мартына кадәр Бөгелмә шәһәрендә, 2009 елның 4 мартында алган РВ № 14701 серияле лицензия нигезендә, "Милицейская
волна" һәм "Ваше радио - Бугульма" каналларында тапшырулар...
Россия күзәтчелек комитеты Татарстан Республикасы идарәсе җаваплылыгы чикләнгән "Коммерческо-производственная фирма "Икар" җәмгыяте эшчәнлегенә мөнәсәбәттә, системалы күзәтчелек итү чарасы буларак, планлы тикшерү уздырды.
Фирма агымдагы елның 4 мартына кадәр Бөгелмә шәһәрендә, 2009 елның 4 мартында алган РВ № 14701 серияле лицензия нигезендә, "Милицейская
волна" һәм "Ваше радио - Бугульма" каналларында тапшырулар алып барган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, лицензиянең срогы чыккач та, 106,7 МГц ешлыгында эшләүче "Милицейская волна" радиоканалында тапшырулар
һәм реклама роликларын эфирга чыгару дәвам иткән. Бу исә Россия Федерациясенең 1991 елның 27 декабрен-дә кабул ителгән "О средствах массовой информации" Законының 31 нче маддәсен, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 8 декабрендә раслаган Телевизион һәм радиотапшыруларны лицензияләү турындагы нигезләмәне бозу булып тора.
Элемтә, информацион технологияләр һәм күмәк коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы идарәсен-
нән хәбәр итүләренчә, "КПФ "Икар" ҖЧҖгә мөнәсәбәттә, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.1 нче маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә, беркетмә төзелгән һәм, ведомствода карап, тикшерү өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелгән.