Прокуратура тикшерде: Тәртип таләпкә туры килергә тиеш
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җәйге чорда балигъ булмаган балалар ял иткән "Салют" лагеренда санитар-эпидемиологик иминлеккә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерде. Бу чарада ТР "Роспотребнадзор" идарәсе Бөгелмә муниципаль районы бүлеге белгече дә катнашты. Тикшерү барышында ризык әзерләү блогында кулланыла торган пычакларның, балык, кош ите турый торган кайчыларның маркировкалары ышкылып беткәнлеге, ә ит-балык, яшелчә...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җәйге чорда балигъ булмаган балалар ял иткән "Салют" лагеренда санитар-эпидемиологик иминлеккә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерде. Бу чарада ТР "Роспотребнадзор" идарәсе Бөгелмә муниципаль районы бүлеге белгече дә катнашты.
Тикшерү барышында ризык әзерләү блогында кулланыла торган пычакларның, балык, кош ите турый торган кайчыларның маркировкалары ышкылып беткәнлеге, ә ит-балык, яшелчә белән эшләү цехларында пластик капламлы өстәлләр куелганлыгы, шулай ук сырның тиешле шартларда сакланмаганлыгы билгеле булды. Болар барысы да "Санитар-эпидемиологик таләпләр"не бозу булып тора. Тикшерү барышында азык-төлек белән эш итүгә кагылышлы башка тайпылышлар булуы да ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы, булган кимчелекләрне төзәтүне таләп итеп, "Салют" директоры А. Горохов исеменә күрсәтмә юллады. "Хәзер аның өстендә эш алып барыла", - дип хәбәр итә прокурор ярдәмчесе Н. Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа