Ир-атка административ беркетмә төзелгән.
Социаль челтәрләрдә ир-атның автомобиль тәгәрмәчләренә пистолеттан атуы төшерелгән видеоны урнаштырганнар. Шаһитлар полициягә хәбәр иткәннәр, атучыны оператив тоткарлаганнар.
Атучы 1991 елгы Казанда яшәүче булып чыга, полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ул пистолет түгел, ә аэрозоль җайланма кулланган. Бу хакта "Татар-информ«га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.