Өч бөгелмәлене исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем иттеләр
Хокук бозучылар 45 мең сум күләмендә штраф түләячәк.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,
6–13 майга кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары өч ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Николай Сергеевич Лесинны, Ильяс Рафис улы Мирсәитовны һәм Сергей Евсеевич Рыбаковны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар.
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа