Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Наркотик сатучыны тоттылар

Бөгелмәдә, "Мәк" оператив-профилактик операциясе бары-шында, Самарадан Татарстанга зур күләмдә героин алып кайткан 45 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар.

Россия ФСКН ТР идарәсе матбугат төркеме хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, наркоконтроль хезмәткәрләре аны Бөгелмә автовокзалында автобустан төшкән чакта, наркотик матдә салган төргәген кулда тоткан килеш тоткарлыйлар. Ул төргәктә 400 тапкырдан артык кулланырлык аерым-аерым дозаларга бүлгәләнгән героин була. Ачыкланганча, аны наркотик кулланучы танышларына үзе сатмакчы һәм тагын берничә "үлем сәүдәгәренә" бүлеп биреп саттырмакчы булган. Ханымның балалары бар, аларның берсе хәзерге вакытта шулай ук наркотиклар саткан өчен тикшерү астында. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачылды. Тикшерү бара. Ханымга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Хөрмәтле гражданнар! Әгәр дә сез наркотикларга бәйле җинаятьләр, хәлләр турында ни дә булса беләсез икән, Россия Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан идарәсенең "ышаныч телефоны"на шылтыратыгыз: Казанда - 8(843) 273-43-45; Бөгелмәдә - 8(85594)
4-22-50. Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса