Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Мошенниклар кармагына Бөгелмәдә яшәүче 65 яшьлек хатын эләккән

Хатын-кыз җинаятьчеләргә 400 мең сумга якын акча күчергән.

Бөгелмәдә 65 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләр хатын-кызны алдау өчен спектакль уйнаган, дип сөйләделәр ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә. 

Башта аңа үзен «Татэнергосбыт» хезмәткәре дип Светлана исемле кыз шалтырата. Ул счетчикны алыштырырга кирәк дип белдерә һәм махсус кодны хәбәр итүне сорый. 

Тиздән тагын бер шалтырату була, янәсе Роскомнадзорның Ефремов фамилияле хезмәткәреннән. Ул пенсионерканы алдагы шалтырату мошенниклардан чыккан дип ышандыра һәм дәүләт хезмәтләрендә тапшырылган код ярдәмендә

Капустинга ышанычнамә рәсмиләштерелә, ул пенсионерканың счетында акча белән идарә итә ала, дип хәбәр итә.
Тагын бер җинаятьче Соколов корбанны вәзгыятьне ачыклау өчен судка кадәр хезмәттәшлекне рәсмиләштерергә күндерә. 

Икенче ялган белгеч Волков счеттан тупланмаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәк, дип хәбәр итә. Дөреслек өчен аның элемтәсен «Оныкчык Саша» кебек сакларга һәм аңа «Сәлам, оныкчык, кассага чират көтәм» дип смс язарга сорый, аны банкта күрсәтү өчен.

Банк бүлекчәсендә хатын-кыз үз вкладыннан акча салдырган һәм мошенник күрсәткән счетка 373 мең сум күчергән.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү барышы шәһәр прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса