Мошенниклар бөгелмәлене алты миллион сумга алдаганнар
Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дежур частена 27 яшьлек җирле яшәүче мөрәҗәгать итә.
Ике ай дәвамында зыян күрүче, җинаятьчеләр йогынтысында булып, аларга 6 270 500 сум акча күчергән. Шуның 3 798 500 сумы — шәхси һәм заем акчалары, калган 2 472 000 сумы кредит итеп алынган.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, мошенниклык схемасы билгесез хатын-кызның шалтыратуыннан башланган. Ул үзен салым хезмәте хезмәткәре дип таныткан һәм документларда хата бар дигән сылтау белән ир-атны смс-кодны әйтергә күндергән. Шуннан соң җинаятьчеләр аның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алганнар.
Алга таба зыян күрүчегә портал вәкилләре һәм «Милли антитеррор комитеты» хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар килә башлый. Мессенджерда аңа һәм аның хатынына үзен ведомство хезмәткәре дип таныткан һәм хезмәт таныклыгын күрсәткән билгесез кеше язган.
Соңрак ир-атны Россия Үзәк банкы вәкиле дип таныштырылган кеше белән тоташтыралар. Ул «акчаларны саклап калу» сылтавы белән берничә финанс операциясе ясарга кирәклегенә ышандыра. Нәтиҗәдә, зыян күрүче үзенә, хатынына һәм туганнарына кредитлар рәсмиләштерә, микрозаймнар ала, танышларыннан бурычка акча җыя һәм шәхси мөлкәтен ломбардка тапшыра. Акчаны банкоматлар һәм физик затларның исәп-хисап счетлары аша күчерә.
Моннан тыш, аферистлар күрсәтмәсе буенча, ир-ат телефонына билгесез кушымта урнаштыра, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша кредитлар алуга куелган чикләүне алдырта.
Туганы белән сөйләшкәннән соң алданганын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. «Бик зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia