Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Металл чыңы...

Яман гадәт, кем әйтмешли, йогышлы була бит ул. Туганнар арасында исә берсенең ялгышын икенчесе кабатлау очраклары ешрак та икән әле... Күптән түгел булган бер җинаятьнең башында Н. фамилияле ике ир туганның кайсысы торганлыгы хәзер мәгълүм инде. Беркайда да эшләмәүче бу ирләр "Баулынефть" идарәсе "ЦДНГ-1" янында гына урнашкан металл ватыклары саклана...

 

Яман гадәт, кем әйтмешли, йогышлы була бит ул. Туганнар арасында исә

берсенең ялгышын икенчесе кабатлау очраклары ешрак та икән әле...

Күптән түгел булган бер җинаятьнең башында Н. фамилияле ике ир туганның кайсысы торганлыгы хәзер мәгълүм инде. Беркайда да эшләмәүче бу ирләр "Баулынефть" идарәсе "ЦДНГ-1" янында гына урнашкан металл ватыклары саклана торган урынга "УАЗ-469" машинасында килеп туктыйлар. Газ ярдәмендә эретеп кистерү җайланмасы кулланып, элек кулланышта булган 1,15 тонна торба урлыйлар. Бәясе 5 мең сумга барып баса.

Профилактика чаралары уздырган вакытта номерлары булмаган бу "УАЗ2ны "Татнефть-Охрана" хосусый сак предприятиесе җәмгыятенең хокук бозуларны булдырмау бүлеге хезмәткәрләре искәреп ала. Полицейскийлар белән берлектә, угрыларны Баулы йортларының берсенең ишегалдына кереп барганда тоткарлыйлар. Ачыклануынча, криминаль дуэт вәкилләренең берсе шул йортта яши икән. Туганнарның өлкәне 2007 елда берничә җинаять, шул исәптән"Баулынефть" милкен урлап, хөкем ителгән булган инде. Кече туган да абыйсыннан әллә ни калышмаган: берничә авыр җинаять өчен ул да хөкем ителгән булган.

Узган ел ахырында Баулы районы суды абыйлы-энеле ике ир-егетне биш ай дәвамында төзәтү эшләренә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарды. Хезмәт хакларының бер өлеше ай саен хөкүмәт файдасына тотып калыначак.

Бу чара угрыларны туры юлга бастырырмы - билгесез. Ничек кенә булмасын, алдагы биш айда аларның шөгыльләре үзгәрәк булачак. Һәрхәлдә, бу чорда җәмгыять файдасына эшләячәкләр алар.

Рәмис ӘМИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса