Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Лениногорск полицейскийлары наркотиклар ташучы бөгелмәлене тоткарлаган

45 яшьлек ир-атта ике граммнан артык синтетик наркотик тапканнар.

Лениногорск шәһәре полицейскийлары бөгелмәлене тыелган матдә белән тоткарлаган.

Оператив эзләү чаралары барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Лениногорск-Чирмешән автомобиль юлында Бөгелмәлене тоткарланган.

Тикшерү барышында оперативниклар 45 яшьлек ир-атта билгесез матдәле төргәк тапкан. Төргәкне экспертизага җибәргәннәр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, анда 2,03 грамм авырлыктагы метилэфедрон синтетик наркотик булган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча "наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү"буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса