Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Кызыллар, Сарылар, Яшелләр...

"Журавушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Л. Барабошкина, М. Кәримова һәм А. Лапшова җитәкчелегендә "Авторинг" ярышларында катнаштылар.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ пропаганда инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Кызыллар, Сарылар һәм Яшелләр командалары арасындагы күңелле һәм файдалы ярышлар музыка җитәкчесе Н. Кузнецованың дәртле һәм шаян көйләре астында бик кызыклы һәм җанлы узды.
Балалар "Эрудит", "Башваткыч", "Авыр борылмалар" дигән ярышларда юлларда йөрүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Аңа кадәр "Сәламләү" бәйгесе узды, соңыннан балалар "Өй эше"н ничек әзерләгәннәрен күрсәтеп бирде. Ярышлар арасында тамашачыларга да күңелсезләнеп утырырга туры килмәде - катнашучы командалар әзерләгән катлаулы сорауларга җавап эзләделәр алар.
Командалар бик тырышты. Көчләр тигез иде: әле берсе, әле икенчесе алга чыкты. Иң соңгы бәйге хәлиткеч булды, ахыр чиктә дуслык җиңде.
Чара тәмамлангач, балаларга "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программалары дирекциясе" тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белә торган лаеклы алмаш үсеп килә. Хөрмәтле апа-абыйлар, әти-әниләр, әби-бабайлар! Бу яшь гомерләрне саклап калу өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Моның өчен күп тә кирәкми, бары тик үзебезнең юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвебез кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X