Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Күршесе исеменә кредитлар рәсмиләштергән яшь бөгелмәлене тоткарлаганнар

Шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул урлауның өч эпизодында гаепле дип танылды (РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 3нче өлешенең «г» пункты).

Мәгълүм булганча, 2025 елның 1 маеннан 15 маена кадәрге чорда җинаятьче үзеннән өлкәнрәк булган 61 яшьлек күршесенең кәрәзле телефоныннан файдаланып, аның исеменә берничә кредит рәсмиләштергән. Алынган акчаларны ул үзенең банк картасына күчергән. Урланган акчаның гомуми суммасы 40 мең сумнан артып киткән.

Суд ир-атны гаепле дип тапты һәм аңа бер ел да өч айлык хезмәт хакы күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса