Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Күршеләрдә – канлы вакыйга

Полиция хезмәткәрләре күрше Ютазы районында булган рәхимсез җинаятьне ачтылар: Акбаш авылының 64 яшьлек пенсионерын үтерүдә гаепләнүче өч Урыссу кешесен кулга алдылар. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Акбаш авылында яшәгән пенсионер ханымның үле гәүдәсен Кырым-Сарай авылыннан ерак түгел бер җирдә көтүче таба. Тикшерүчеләр тиз арада вакыйганы ачыклап, җинаятьчеләрнең...

Полиция хезмәткәрләре күрше Ютазы районында булган рәхимсез җинаятьне ачтылар: Акбаш авылының 64 яшьлек пенсионерын үтерүдә гаепләнүче өч Урыссу кешесен кулга алдылар.
ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Акбаш авылында яшәгән пенсионер ханымның үле гәүдәсен Кырым-Сарай авылыннан
ерак түгел бер җирдә көтүче таба. Тикшерүчеләр тиз арада вакыйганы ачыклап, җинаятьчеләрнең эзенә төшә.
Элекке кичтә пенсионер ханым, 38 яшьлек кызы белән бергә, кунаклар көтә. Урыссудан кызының ике дус хатыны һәм аларның танышлары килә. Күңелле генә утырганда, 29 яшьлек кунак хатыннарның берсе хуҗабикәнең кызын 3 мең сум акча урлауда гаепли. Шуннан гауга башланып, алар хуҗабикә кызын көчләп машинага утырталар һәм урманга алып китәләр, анда акчаны кайтарып бирүен таләп итәләр. Максатларына ирешә алмагач, аны җибәрергә, әмма әнисен заложник итеп, үзләре белән алырга булалар. Өйгә кайтып, пенсионер ханымны "Жигули" багажнигына салалар, Баулы районына караган Кырым-Сарай авылы ягына алып чыгып китәләр. 24 яшьлек кунакларның берсе өйдә "гаепле" кыз белән кала.
Авыл читендәге чокыр буенда 27 яшьлек ир-егет белән аның 29 яшьлек бергә яшәүче хатыны апаны кыйный башлыйлар, ә 28 яшьлек өченче танышлары хәлләрнең барышын читтән тыныч кына карап тора. Пенсионер ханым акчаны алмаганлыклары турында кат-кат әйтеп, аңлатырга тырышса да, ир-егетләрнең иң яшь дигәне машинадан канцелярия пычагы алып килеп, коточкыч җинаять кыла. Аннары алар өчәүләп Урыссу бистәсенә юл тоталар. Чак кына соңрак полицейскийлар аларны шунда тоткарлый да. Хәзер җинаятьчеләр сак астында, күрсәтмә бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса