Күрергә һәм хөрмәт итәргә!
Юлларда җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган һәлакәтләр санын киметү максатында 10 февральдә Дәүләт автоинспекциясе башлап җибәргән "Җәяүлеләр чыгу урыны" дип аталган профилактик чара 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда шәһәрнең барлык районнарында өстәмә ЮХИДИ экипажлары эшли. Инспекторлар тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәгән транс- порт ияләрен, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы...
Юлларда җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган һәлакәтләр санын киметү максатында 10 февральдә Дәүләт автоинспекциясе башлап җибәргән "Җәяүлеләр чыгу урыны" дип аталган профилактик чара 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда шәһәрнең барлык районнарында өстәмә ЮХИДИ экипажлары эшли. Инспекторлар тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәгән транс- порт ияләрен, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне актив ачыклый. Юл күзәтчелеге хезмәткәрләре исә автоюлларны җәяүлеләр аркылы чыга торган урыннарның торышын һәм кешеләрнең ул юллардан ничек файдалануын игътибар үзәгендә тота.
Белешмә. Агымдагы елның беренче аенда гына да Татарстанда җәяүлеләрне таптатуның 117 очрагы теркәлгән, анда 6 кеше һәлак булган, 120 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Автомобиль юлын аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урыннарда 47 бәрелү очрагы булып, 50 кеше имгәнгән. Бөгелмә районында җәяүлеләр катнашында шундый 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 2 кеше яраланган. Статистика җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урында булган хәлләрнең 90 процентында транспорт чарасы белән идарә итүчеләр гаепле икәнне күрсәтә. Торак пунктлардан читтәге юлларда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне таптату очракларының күплеге дә бик борчый торган хәл. Быел шундый 10 вакыйга булган инде, 4 кеше дөнья белән хушлашкан, 6 кеше имгәнгән. Бөгелмә райо- ны территориясендә мондый хәл 2 февральдә шәһәрдән Забугоровка ягына чыгып китү юлында теркәлгән. Билгесез машина 59 яшьлек ир кешене таптатып киткән, соңыннан ул Бөгелмә үзәк хастаханәсендә вафат булган. Әлеге вакыйганы күрүчеләр, яисә берәр мәгълүмат белүчеләр булса, "02" телефонына шылтыратуыгыз сорала. Агымдагы елның 1 июленнән РФ "Юл йөрү кагыйдәләре"нә төзәтмәләр гамәлгә керә. Яңа тәртип буенча караңгы вакытта торак пункттан читтә юл кырыеннан баручы җәяүле кешедә яктылыкны кире чагылдыра торган элемент, яисә берәр предмет булырга һәм ул транспорт йөртүчегә күренеп торырга тиеш. Бу кагыйдәне бозган җәяүле 500 сум штрафка тартыла. Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: юлларда машина йөртүче белән җәяүле бер-берсен күреп торырга һәм бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа