Янгын вакытында зыян күрүчеләр юк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, машина Р-239 Казан-Оренбург трассасында яна башлаган. Чакыруга ПСЧ-64 янгын сүндерүчеләре чыга. Килеп җитүгә утның өч квадрат метр мәйданда таралуы билгеле була. Шуннан соң янгын уңышлы сүндерелә.
ФОТО: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе архивыннан.