Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән өчен бөгелмәле үзенең дустын кыйнаган
Алдагы ике елны хөкем ителүче рәшәткә артында үткәрәчәк.
Бөгелмә шәһәр суды үз танышына авыр тән җәрәхәтләре ясаган Бөгелмә кешесенә карата җинаять эшен карады.
Суд утырышы барышында хөкем ителүче һәм зыян күрүче арасында спиртлы эчемлекләр эчкәндә бурыч уңаеннан гауга килеп чыгуы ачыкланды. Шуннан соң хөкем ителүче зыян күрүчене башы белән стенага китереп бәрә, аның йөзенә – кимендә алты, тәненә 22 тапкыр суга. Экспертиза ачыклаганча, зыян күрүче кыйнау нәтиҗәсендә гомере өчен куркыныч дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Суд утырышы барышында хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне тулысынча таныды, тәүбә итте, зыян күрүчене коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә кыйнаганын аңлатты.
Эшнең барлык шартларын, характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен, хөкем ителүченең шәхесен, зыян күрүченең катгый җәза бирүне таләп итмәвен исәпкә алып, суд гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза срогын үтәү шарты белән, 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа