"Мәк" операциясе барышында Россия Наркотик матдәләр әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсенең Бөгелмә бүлегенә "ышаныч телефоны" аша шылтыратуларның берсе составында наркотик булган киндер үсемлеген җыючыны тоткарларга ярдәм итте.
ТР идарәсе матбугат төркеменнән хәбәр итүләренчә, ферма тирәсендә киндер җыеп алган 35 яшьлек ир-егетне наркоконтроль хезмәткәрләре капчыгы-ние белән җинаять урынында тоталар. Аның капчыгында барлыгы 1,7 кило үсемлек була. Киндер үскән җир кишәрлегенең хуҗасына 10 көн эчендә андагы үсемлекне юк итү бурычы йөкләнде. Җир хуҗасы моны эшләмәсә, аны 300 мең сумга кадәр штраф көтә.
Хәзерге вакытта наркотик матдәләрне аеруча зур күләмдә саклаган өчен ир-егеткә карата җинаять эше кузгатылды. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ведомствоара "Мәк" оператив-профилактик операциясе дәвам итә. Чара барышында нарко-
полицейскийлар физик, юридик затлар һәм муниципалитетлар тарафыннан кыргый киндер җирләрен юк итү эшләре башкарыла.
Хөрмәтле гражданнар! Исегезгә төшерәбез, Татарстанда наркоконтроль хезмәтенең "ышаныч телефоннары" тәүлек әйләнәсенә эшли:
Казанда - 8(843) 273-43-45;
Әлмәттә - 8(8553) 45-26-94;
Бөгелмәдә - 8(85594) 4-22-50;
Алабугада - 8(85557) 3-97-70;
Яшел Үзәндә - 8(84371) 555-00;
Чаллыда - 8(8552) 56-29-50;
Түбән Камада - 8(8555) 39-17-69.
Шуны онытмагыз, чаралар никадәр тизрәк күрелә, кеше гомерен саклап калу мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак була.