Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Казанда сальмонелла табылган ит продукциясен сатуны туктаттылар

Эшкуарга хокук бозуларны төзәтү турында күрсәтмә бирелгән.

Казанда җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә планлы тикшерү вакытында микробиологик күрсәткечләр буенча техник регламент таләпләренә җавап бирмәүче бройлер чеби филесы табылган. Шуннан соң Роспотребнадзор продукцияне җитештерүче — шәхси эшкуар Сафин Р.Р. оешмасында планнан тыш тикшерү уздырган.

Белгечләр санитария таләпләрен бозу очракларын ачыклаган. Тикшерелгән ит үрнәкләрендә сальмонелла табылган. Нәтиҗәдә, 685,3 кг күләмендәге продукция утильләштерелгән.

Эшкуарга карата административ протоколлар төзелгән, аңа 30 мең сум штраф салынган. Шулай ук Роспотребнадзор продукциянең яраклылыгы турындагы ике декларацияне гамәлдән чыгарган.

Фото: Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса