Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән

Авария кичә көндезге бердә Ершов урамында булган.

Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ершов урамында 78 нче йорт каршында булган. «Хендэ» автомобиленең 32 яшьлек исерек йөртүчесе артка чиккәндә 74 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Баш мие имгәнгән хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма берничә сәгатьтән соң ул вафат була.

Документларын тикшергәндә машина йөртүчесенең исерек булуы ачыклана. Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Соңгы ике елда бу ир-ат юл кагыйдәләрен бозган өчен 42 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган.  

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса