Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Казанда яшәүче 19 яшле кыз социаль челтәрдә бүләк уйнатуда катнашып, акчасын югалткан

Җинаять эше ачыла.

Кыз социаль челтәрдә бәйге игъланын күреп ала, уңышын сынап карарга тели. Тиздән аңа җиңү турында хәбәр итәләр, әмма бүләкне җибәрү өчен комиссия түләргә кирәк була. Кыз бернидән дә шикләнеп тормый, сылтама аша күчә һәм картасының реквизитларын яза. Шуннан соң аның счетыннан 8 меңнән артык акча юкка чыга. Бүләген ала алмагач, ул полициягә мөрәҗәгать итә. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте интернетта бүләк отулар турында хәбәр килгәндә уяу булырга һәм таныш булмаган кешеләргә акча күчермәскә өнди. Мошенниклыкка тарыганда «02» һәм «112» номерлары буенча шундук полициягә шалтырату хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6