Карабаш бистәсендә күп фатирлы йортта янгын чыккан
Комсомольская урамындагы йортның икенче катында ут кабынды.
2025 елның 12 маенда 20 сәгать 02 минутта 64нче янгын сүндерү кот-кару часте элемтә пунктына «Глонасс-112» ашыгыч реакция системасы аша Карабаш бистәсенең Комсомол урамында фатир яна башлавы турында хәбәр килә.
Коткаручылар килгәндә янгын урынында бөтен мәйдан буенча ачык яну күзәтелми. Ярдәм сораучы булмый. Подъездда төтен булмаган, янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәнче эвакуация үткәрелмәгән.
Янгын сүндерүчеләрне фатир хуҗасы каршы ала. Ул хәбәр иткәнчә, ян-гын икенче катта урнашкан фатир балконында була. Янгын кул астындагы ча-ралар ярдәмендә сүндерелә.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның беренчел сәбәбе — тәмәке тарту вакытында саксызлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа