Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Исерек хәлдә кабат руль артына утырган бөгелмәлегә карата хөкем карары чыгарылган

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 38 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

2017 елның 30 июнендә ир-ат исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, ул 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Шуңа да карамастан, ир үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган һәм янә исерек хәлдә автомобиль руленә утырган.

2020 елның 1 июнендә ир-атны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре Совет урамында тоткарлаган. Гаепләнүченең исерек булу-булмавы урында тикшерелгән, әмма ул нәтиҗәләр белән килешмәгән.

Шуннан соң аңа медицина учреждениесендә тикшерү узарга тәкъдим ителгән, тик хөкем ителүче баш тарткан.

Суд аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 200 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса