Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Инвестицияләр белән акча эшләргә ниятләп, 86 яшьлек бөгелмәле аферистларга 2 миллион сум акча күчергән

Пенсионер интернетта акча эшләү турында реклама күргән һәм үзенең контакт мәгълүматларын калдырган.

Полициягә Бөгелмәдә яшәүче 86 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз интернетта җиңел акча эшләү рекламасы белән кешеләрне мавыктыра торган мошенниклар хәйләсенә эләгүе турында сөйли. Җинаятьчеләр аны инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим итеп, аларга ике миллион сум күчерергә күндерә.

Пенсионер сүзләренчә, сайтларның берсендә акча эшләү турындагы мәгълүматны күргәч, ул үзенең контакт мәгълүматларын күрсәтеп, заявка калдыра. Шул ук көнне хатынга билгесез номердан шалтыраталар. Әңгәмәдәш үзен финанс эксперты дип таныштыра, инвестицияләү өлкәсендә акча эшләү турында сөйли, зур табыш вәгъдә итә. Зыян күрүче ялган инвесторга ышана һәм брокерлык счетын ача. Ике банктагы тупланма счетларыннан акча алып, аны төрле суммаларга тулыландыра башлый.

Берникадәр вакыттан соң бөгелмәле акчасын алырга тырышып караган, ләкин мошенник акча чыгару өчен аңа өстәмә салымнар һәм иминиятләштерү түләргә кирәклеген аңлаткан. Җирле хатын-кыз җинаятьченең инструкцияләрен үтәгән һәм ул күрсәткән счетларга 5 меңнән 300 мең сумга кадәр күчергән. Ялган инвестор тагын акча таләп итә башлагач, ул мошенниклык корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса