Хезмәтенә күрә хөрмәте
Россия Федерациясе генераль прокурорының 2014 елның 17 декабрендә чыгарган 178 нче номерлы боерыгы нигезендә, Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Люция Радик кызы Фәсхетдинова 2 нче дәрәҗә "Законга тугрылык өчен" ("За верность Закону") билгесе белән бүләкләнде. Бу югары бүләкне аңа 2015 елның 13 гыйнвары көнне Татарстан Республикасы прокуратурасында Россия Федерациясе...
Россия Федерациясе генераль прокурорының 2014 елның 17 декабрендә чыгарган 178 нче номерлы боерыгы нигезендә, Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Люция Радик кызы Фәсхетдинова 2 нче дәрәҗә "Законга тугрылык өчен" ("За верность Закону") билгесе белән бүләкләнде. Бу югары бүләкне аңа 2015 елның 13 гыйнвары көнне Татарстан Республикасы прокуратурасында Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көненә багышлап уздырылган тантаналы бәйрәм чарасында республика прокуроры Илдус Сәед улы Нәфыйков тапшырды. Люция Фәсхетдинова югары юридик белемле, прокуратура органнарында 1996 елдан эшли. Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе, өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкара. 2006 елның 21 февраленнән Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары булып эшли. Хезмәтенә күрә хөрмәте: Люция Радиковна моңа кадәр дә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына, берничә тапкыр республика прокурорының бүләкләренә лаек булган иде инде, дип хәбәр итәләр безгә Бөгелмә шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа