Гараж белән бергә машина да янган
Хокук һәм вәзгыять

Гараж белән бергә машина да янган

Янгын вакытында бөгелмәленең гаражында автомобиль янган.

Родниковая урамында шәхси йорт территориясендә гараж янган. 64нче янгын сүндерү-коткару часте коткаручылары хәбәр алгач, һәлакәт урынына килеп җитәләр.

— Янгын урынында шундый вәзгыять туды: гаражның ачык капкасыннан тышкы билгеләр буенча Лада Калина автомобиленең һәм мебельнең ачык януы күзәтелде, гараж идәнендә түгелгән сыеклык (мотор мае һәм бензин) яна иде. Беркем дә ярдәм сорамады, — дип хәбәр итте Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.

ФОТО: 64 нче янгын сүндерү-коткару часте.