Төп кагыйдә бозулар — тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү
Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 57 кеше үлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ГИБДД идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сөйләде.
«Оператив мәгълүматларга караганда, 16 мартка 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 57 кеше һәлак булган һәм 581 кеше җәрәхәтләнгән. Аварияләр һәм зыян күрүчеләр саны кимесә дә, үлүчеләр саны артуы күзәтелә», — дип китерде ул мәгълүматларны.
Һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 кешегә күбрәк, дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ГИБДД идарәсе җитәкчесе.