Дәүләт автоинспекциясе Бөгелмә районында чит ил машиналарын тикшерде
Бөгелмә районында «чит ил дәүләт билгеләре» оператив-профилактик чарасы тәмамланды.
2025 елның 25-29 апрелендә узган чара барышында автоинспекторлар чит ил Дәүләт номерлы транспорт чараларын йөртүчеләргә карата алты карточка төзеделәр.
— Әлеге машина йөртүчеләр тарафыннан хокук бозулар теркәлмәде, — дип хәбәр иттеләр Бөгелмә Дәүләт автоинспекциясендә.
Районда яшәүчеләрне миграция законнарын бозуның барлык билгеле фактлары турында полициягә хәбәр итәргә чакыралар. 8 (85594) 6-95-02 яки 02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Барлык фактлар буенча хокук саклаучылар тикшерүләр үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа