Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Чәчәкләр һәм җиләкләр

Бөгелмәдә ришвәтчегә хөкем чыгарганнар.

Суд билгеләгәнчә, 2024 елның гыйнварында Карабаш бистәсендә яшәүче хатын-кыз танышына, Әлмәттән ландшафт компаниясе хуҗасының хатынына бистәне яшелләндерү өчен берьеллык үсемлекләр үсентеләре куярга тәкъдим иткән. 

Килешү төзүдә ярдәм иткән өчен хатын-кыз бүләкләүне сораган. Берничә айдан гаепләнүченең исәп-хисап счетына 20 мең сум күчкән. Акчаны ул үз ихтыяҗларына сарыф иткән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.

Районда яшәүче хатын-кызны РФ Җинаять Кодексының 290нчы маддәсенең 1нче өлеше нигезендә ришвәт алуда гаепле дип тапканнар. Гаепләнүче хатын үз гаебен таныды. Суд аңа ай саен хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калып, 1 ел 4 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Шулай ук суд конфискацияләнергә тиешле предмет урынына 20 мең сум күләмендә акчаны конфискацияләде һәм дәүләт кеременә әйләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса