Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бурычыңны түлә дә – диңгезгә!

Җәй. Отпусклар чоры. Кемдер чит илгә җыена, кемдер - диңгез буена. Бу вакыйгага салым түләүче күзлегеннән караганда, органнар нинди аңлатма бирә соң?

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 нче маддәсендә "Закон тарафыннан билгеләнгән салым һәм бурычларны һәр кеше түләргә тиеш" дип к үрсәтел-г ән. Шуңа да салым органнары белгечләре, ял алып, сәяхәткә җыенган һәр кешегә федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтындагы физик затлар өчен "Салым түләүченең шәхси кабинеты"на кереп карарга киңәш итәләр. Әлеге электрон хезмәт күрсәтү мөмкинлегеннән файдаланып, булган бурычларыгызны, агымдагы түләүләрне түләү өчен реквизитлар күрсәтелгән документлар әзерләтеп алырга, квитанцияләр бастырырга һәм алар буенча теләсә кайсы банк аша түләргә була. Шулай ук бюджетка бурычларыгыз бармы- юкмы икәнне салым органының үзенә, яисә территориаль участок бүлегенә барып та ачыкларга мөмкин.
Рәхәтләнеп ял итәр урында, таможняда чемодан саклап утырырга туры килмәсен, ел буе көтеп алган отпускыгыз күңелле узсын дисәгез, бу хакта алдан ук кайгыртып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса