Бөгелмәнең Буровая урамында гараж янган
Янгынның башка биналарга күчү куркынычы булмаган.
Бүген төнге 01:25 сәгатьтә 64 нче янгын-куткару частена Бөгелмә шәһәренең Буровая урамындагы гараж януы турында хәбәр ителә.
Урынга биш минуттан (01:30да) килеп җиткән янгын сүндерүчеләр бина эченең тулысынча ут эчендә калуын күрә. Гараж хуҗасы раслаганча, эчтә кешеләр булмый. Янгынның янәшәдәге корылмаларга күчү куркынычы тумый, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре тикшерелә.
Бөгелмә районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты В.С. Әхмәдуллина барлык район халкына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен онытмаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia