Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәленең машинасын тартып алалар һәм дәүләт кеременә әйләндерәләр

Транспорт озак вакыт штрафстоянкада булган.

2022 елның көзендә исерек икәнен тикшерүдән баш тарткан машина йөртүчене автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. 2008 елгы «ЛАДА» автомобилен махсус стоянкага куйганнар.

Хуҗага машинаны алырга кирәклеге турында берничә тапкыр хәбәр ителүенә карамастан, милекче бернинди гамәлләр дә кылмаган.
Соңыннан Росимуществоның төбәкара территориаль идарәсе судка машинаны хуҗасыз дип тану һәм дәүләткә тапшыру дәгъвасы белән мөрәҗәгать итә.

Суд автомобильне хуҗасыз дип таныды һәм аны федераль милеккә тапшыру турында карар кабул итте. Карар законлы үз көченә керде, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса