Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәлене наркотиклар саткан өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

24 яшьлек җирле кешегә карата эшне Лениногорск шәһәр суды караган.

Тикшерү барышында ир-ат башка затлар белән җинаятьчел килешүгә кергән, наркотикларны яшерен урыннарга урнаштырып законсыз саткан. Оператив-эзләү чаралары вакытында җинаятьчене тоткарлыйлар, зур күләмдә наркотик матдәләр табалар. Аның өендә шулай ук наркотик чаралар һәм аларны төрү өчен кулланыла торган предметлар табыла.

Суд утырышында Бөгелмә кешесе инкриминацияләнгән җинаятьтә гаебен тулы күләмдә таныды. Аны РФ Җинаять Кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлешендә, 228.1нче маддәсенең 4нче өлешендәге «г» пунктында каралган җинаятьнең ике эпизодын кылуда гаепле дип таптылар. Җәзаны йомшартучы шартларны исәпкә алып, аңа 8 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә булу җәзасы билгеләнде. Җинаять кылганда кулланылган техник чаралар дәүләт милкенә конфискацияләнгән, дип хәбәр итә Лениногорск суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса