Бөгелмәлеләргә исерек килеш руль артына барганнары өчен штраф билгеләнде
Дүрт бөгелмәле кеше юл йөрү кагыйдәләрен бозган.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,
23–28 апрельгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары дүрт ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда Динар Кәрим улы Закировны, Михаил Владимирович Мельниковны, Николай Иванович Федькинны һәм Сергей Евсеевич Рыбаковны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәрберсенә 45 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан тәкъдим ителә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа