Бөгелмәлегә яңа срок биргәннәр
Элек хөкем ителгән ир-ат административ күзәтчелектән качкан өчен ирегеннән мәхрүм ителгән.
Шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 27 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 314.1нче маддәсенең 1нче («Административ күзәтчелектән качу») өлеше буенча гаепле дип тапты
Элегрәк суд карары белән гаепләнүчегә өч еллык срокка административ күзәтчелек билгеләнгән була. Бу чорда ул теркәлү өчен яшәү урыны буенча Эчке эшләр органына аена өч тапкыр килергә тиеш була, бу хакта аңа язмача кисәтү ясала.
Төпле сәбәпләре булмаса да, ир-ат теркәлүгә берничә тапкыр килми һәм, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә тиешенчә хәбәр итмичә, үз белдеге белән яшәү урынын ташлап китә.
Суд гаепләнүчегә 5 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia