Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле урланган велосипед өчен иректән мәхрүм ителгән

Суд урлаучыны гаепле дип тапты.

2025 елның гыйнварында элек хөкем ителгән гражданин С. кунакта булга һәм спиртлы эчемлек эчә, китәр алдыннан подъездның беренче катында чит кеше велосипедын күреп ала. Транспортны урлагач, ул аның белән дустына килә, анда алкоголь эчүне дәвам итә. Урланган мөлкәтне дустының подъездында калдырып, ул җәяүләп өенә кайтып китә, соңрак велосипедны кире алырга ниятли.

Хуҗабикә велосипедының югалганын күреп, полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә шикләнелүче билгеләнә һәм шул ук көнне кулга алына. Урланган велосипедны хуҗасына кайтаралар.

Суд утырышында ир-ат гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенгән.

Суд гражданин С.ны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты («Урлау»), һәм милеккә каршы кылынган җинаятьнең характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен, хөкем ителүче гамәлләрендә җинаятьләрнең рецидивы булуын исәпкә алып, катгый режимлы төзәтү колониясендә утырып, реаль иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса