Бөгелмәле тәмәке тартканда саксызлык
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле тәмәке тартканда саксызлык

Ненастин урамындагы 68 нче йортта янгын чыккан.

64 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына янгын турындагы хәбәр 18 март көнне сәгать 01:28дә алынган.

Очрак урынына килгәч, коткаручылар торак йортның подъездында аз гына төтен барлыгын ачыклаган. Ярдәм сораучы булмаган. Фатирның керү ишеге ачык була. Кунак бүлмәсендә янгын сүндерүчеләр янып торган диван тапканнар.

— Янгын чыгуның башлангыч версиясе: тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, — дип хәбәр итте Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге дознавателе, эчке хезмәт лейтенанты К. Р. Набережнова.