Бөгелмәле сәнәгать куркынычсызлыгын бозган
Бөгелмәдә прокуратура эшмәкәр тарафыннан газ сатканда сәнәгать куркынычсызлыгы бозылуларын ачыклады.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы автозаправка станцияләре өчен газ белән ваклап сату белән шөгыльләнүче җирле шәхси эшмәкәрнең «Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы турында» Федераль закон таләпләрен үтәвен тикшерде.
Эшмәкәрнең сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләрен системалы рәвештә бозуы ачыкланган. Шулай итеп, законнарга карамастан, предприятиедә кулланыла торган югары басым савытын Ростехнадзорда исәпкә куймаган, үз объектын дәүләт теркәвенә алу өчен дөрес булмаган һәм тулы булмаган мәгълүматлар биргән. Моннан тыш, куркыныч җитештерү объектын эксплуатацияләү законсыз алып барылган: кирәкле проект документациясе, объектны эксплуатациягә кертү турында документлар, өченче затлар алдында җаваплылыкны мәҗбүри иминләштерү шартнамәсе юк. Персонал сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча махсус әзерлек һәм аттестация узмаган, шулай ук кирәкле приборлар һәм контроль системалары эшләве тәэмин ителмәгән, бу тикшерү турында таныклыклар булмау белән расланган. Эшкә хезмәткәрләрне кирәкле квалификациясез һәм медицина тикшерүеннән башка керткәәнәр, гадәттән тыш хәлләр очрагына эш планнары һәм һөнәри авария-коткару оешмалары белән килешүләр булмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы эшмәкәргә карата РФ КоАП 9.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгаткан (сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу). Суд хокук бозучыны гаепле дип таныды һәм 60 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору рәвешендәге җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа