Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле машинасыз һәм акчасыз калган

Полициягә мессенджер аша автомобиль сатып алганда алданган җирле кеше мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче интернетта машина сату төркемнәренең берсендә 1 600 000 сумлык автомобиль тапкан. Ир-ат сатучы белән элемтәгә кергән. Язышу барышында алар сатучы раслаганча, Европадан кайтарылган автомобиль сатып алу һәм китерү шартлары турында фикер алышалар. Килешүне рәсмиләштерү өчен сатып алучы үзенең паспорт мәгълүматларын биргән, килешүгә кул куйган һәм машинаны таможня рәсмиләштерү өчен 400 мең сум алдан акча түләгән.

Калган сумманы гариза бирүче автомобиль Бөгелмәгә килгәч түләргә тиеш була, ләкин сатучы акчаны иртәрәк кертергә тәкъдим итә. Ир-ат үзен алдарга тырышуларын аңлаган, алга таба акча күчерүдән баш тарткан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса