Бөгелмәле газ исенә агуланган
Табиблар аның халәтен уртача авырлык дәрәҗәсе дип бәяли.
Бөгелмәдә Толстой урамындагы 1нче йортта табылган 23 яшьлек кызны хастаханәгә салалар.
ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фатирда ябык тәрәзәләр булганда тарту көче булмаган. «Бөгелмәгаз» ЭПУ хезмәткәрләре су җылыткычны сүндергәннәр һәм газны ябып куйганнар.
Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia