Бөгелмәле гаебе белән балигъ булмаган бала Лениногорскидагы балалар күңел ачу үзәгендә имгәнгән.
Хатын-кыз куркынычсызлык таләпләрен бозган балалар уен комплексын эксплуатацияләүгә юл куйган.
Лениногорск шәһәре прокуратурасы Бөгелмәдә яшәүче 37 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен судка юллаган. Аны куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтүдә гаеплиләр (РФ Җинаять Кодексының 238нче маддәсенең 2нче өлешендәге «б», «в» пунктлары).
Гаепләнүче Лениногорскида Шашин проспектындагы балалар күңел ачу үзәгендә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Хатын-кыз балалар уен комплексын — коры бассейнны-куркынычсызлык таләпләрен бозып файдалануга юл куйган: уен зонасында кирәкле биеклектәге бортның саклагыч киртәләре булмаган, тышкы периметр буенча бәрелешне йомшарта торган өслекләр дөрес куелмаган.
Бу бәхетсезлек очрагына китергән: 2024 елның 4 маенда өч яше тулмаган кечкенә бала коры бассейн кырыеннан идәнгә егылып төшкән һәм авыр җәрәхәтләр алган — баш арты сөяге сынган һәм баш мие имгәнгән.
Хатын үз гаебен танымаган.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен Лениногорск шәһәр судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа