Бөгелмәдә торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесен кеше шикаятенә җавап бирмәгән өчен штрафка тарттылар
Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бөгелмәдә прокуратура карары буенча «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль унитар предприятиесе директорына мөрәҗәгатьне вакытында карамаган өчен штраф салынды.
Шәһәр прокуратурасы «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
«Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль унитар предприятиесенә бөгелмәледән территорияне төзекләндерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килүе ачыкланган. Шул ук вакытта, законны бозып, учреждениенең вазыйфаи заты закон белән билгеләнгән 30 көн эчендә мөрәҗәгатькә җавап бирмәде.
Ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы оешма җитәкчесенә карата РФ КоАП 5.59нчы маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты («Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозу»).
Суд карары белән хокук бозучы гаепле дип табылды һәм аңа 5 мең сум күләмендә штраф салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа