Бөгелмәдә тәртип сакчылары кибетләрдән товар урлаган гашыйк парны тоткарлаган
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә тәртип сакчылары кибетләрдән товар урлаган гашыйк парны тоткарлаган

Башта хокук саклау органнары хезмәткәрләре элек хөкем ителгән эшсез ир-атны кулга алган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, шикләнелүче сәүдә нокталарыннан азык-төлеккә кадәр, шәхси гигиена чараларына кадәр урлаган. Тикшерү бүлеге производствосында аның законсыз эшчәнлегенең 30га якын эпизоды бар.

Тоткарланучы товарларны инвалид булып калган хатыны өчен урлавын аңлаткан. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата сак астына алу рәвешендәге чикләү чарасы сайланган.

Гәрчә, ул кулга алынганнан соң да кибетләрдәге урлашулар дәвам иткән. Полиция хезмәткәрләре җинаятьләр кылуга ир-атның сөеклесе — элек хөкем ителгән җирле хатын-кызның катнашы барлыгын ачыклаганнар. Хатын-кызны да тоткарлаганнар. Ул азык-төлекне ирегеннән мәхрүм итү урыннарындагы сайлаган ярына тапшыру өчен урлавын аңлаткан.

Икесенә карата да РФ җинаять кодексының 158нче «Урлашу» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Ир-ат сак астында, ә хатын-кызга карата читкә китмәү турындагы тиешле имза рәвешендәге чикләү чарасы сайланган.